СЕЗНЕ САЙТЫМДА КҮРЕРГӘ МИН БИК ШАТ! БЕРГӘ БУЛЫП, БЕРДӘМ БУЛЫП, ЯРДӘМЛӘШЕП ЭШЛИК!

ЯҢА МАТЕРИАЛЛАР

движущиеся картинки для гостевой

Сәләтле укучылар белән эшләү өчен үрнәк "юл картасы".

7 нче сыйныфлар өчен (татар төркеме) татар теленнән арадаш аттестация эше.


Чт

25

май

2017

БӘЙРӘМ БЕЛӘН!

Кадерле хезмәттәшләрем, сайт кулланучылары!

 

  Барыгызны да "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән тәбриклим.

     Сизелми дә тагын бер уку елы үтеп китте, табышлар да, югалтулар да булды. Мин мөгаллим-мөгаллимәләргә авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар, сабырлык, ә иң мөһиме - сәламәтлек телим. Укучыларыбызга (9,11) барлык имтиханнарын уңышлы гына тапшырып тормышта үз юлларын табуларын, җәйге каникулларын файдалы һәм нәтиҗәле уздыруларын теләп калам.

Вт

09

май

2017

ҖИҢҮ КӨНЕ БЕЛӘН!

Хөрмәтле сайт кунаклары!

 

  Барыгызны да 9 нчы май - Җиңү бәйрәме белән тәбриклим. Һәрчак ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын!

   Тыныч тормыш өчен гомерләрен корбан иткән ул-кызларыбызны онытмыйк! Җиңүнең кадерен белеп яшик!

      Җиңү таңы кабатлана һаман

      Исән калганнарга дан булып!

      Бәйрәм көнен каршылыйбыз, дуслар,

      Уртак шатлык, уртак җан булып!

 

Пн

27

фев

2017

Фатих Кәрими укулары

    Татарстан Республикасының Әлмәт муниципаль районы Әлмәт Мәгариф идарәсе, Фатих Кәрими музее белән берлектә - педагог, мәгърифәтче галим, күренекле язучы, җурналист, публицист, тәрҗемәче, нәшир, җэмәгать эшлеклесе Фатих Кәрими укулары үткәрә.

    Әлеге укуларда 8-11нче сыйныф укучылары һәм укытучылар катнаша ала.

Эшләрне 15 нче мартка кадәр түбәндәге адрес буенча юлларга - Minnibaevo. Alm@tatar.ru (Ф.Кәрими билгеләмәсе белән).

    Ф.Кәрими укулары турында тулырак БӘЙГЕЛӘР бүлегендә таныша аласыз.

Комментариев: 1

Чт

23

фев

2017

Бәйрәм белән!

         Хөрмәтле ир-егетләребез!

    Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сәламәтлек, бәхет, уңышлар телибез.

Сез безнең күңелгә мәңгелек ышаныч!

Сез көчле, сез батыр, сез - безнең                                                 куаныч!

Сез - алтын багана, гаиләдә сез -                                                  терәк!

Тынычлык-иминлек сагында Сез кирәк!

Комментариев: 1

Вт

03

янв

2017

ЯҢА ЕЛ БЕЛӘН!

     Аллага шөкер, Яңа 2017 нче елга да аяк бастык. Яңа ел һәрбарчабызга да бары яхшы хәбәрләр, шатлык-куанычлар гына алып килсен! Илләребез тыныч, тормышыбыз имин булсын! 

          Яңа елда өмет капкалары
          Бәхет теләп кенә ачылсын.
          Һәрбер йортның ишек, тәрзәсенә
          Ак канаты белән кагылсын.

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, сайт кулланучылары! 

Барыгызны да Яңа ел белән тәбриклим. Сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим.

Комментариев: 2

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ

Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы

Үзем турында үзем

Шәхси блогым

ПОПУЛЯР МӘКАЛӘЛӘР

СОРАШТЫРУ

САЙТНЫҢ БАННЕРЫ

БЕЗ БӘЙГЕДӘ

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

САЙТ КУНАКЛАРЫ

ШИГЪРИ АШХАНӘ