ТУГАН АВЫЛЫМ МИНЕМ, УРМЫШЛЫ,

                      СИН ҺӘРВАКЫТ МИНЕМ ИСЕМДӘ.

                      ЧИТ ҖИРЛӘРГӘ ӘГӘР ЧЫГЫП КИТСӘМ,

                      САГЫНУ ХИСЕ ТОЯМ ҮЗЕМДӘ.

классные Gif картинки для дневика

 

ГҮЗӘЛ  ТУГАН  АВЫЛЫМ!

Урмышлы - Лениногорск районындагы авыл, Нократ елгасында (Шушма елгасының уң кушылдыгы), Лениногорск шәһәреннән төньяк көнбатышта 63,5 километр ераклыкта урнашкан. Ул 1720-1740 нче елларда нигезләнә. Биредә 2009 елда 602 кеше исәпләнә. Авылда урта мәктәп, мәчет бар. Авыл халкы игенчелек, терлекчелек һәм умартачылык белән шөгыльләнә.

Авылга XVIII гасырның 40нчы елларында типтәр-татарлар нигез сала. Авылның исеме килеп чыгышына килгәндә, бүгенге көндә берничә фараз яши.

1) Җәмит Рәхимов авылны Ормышлы дип түгел, ә Урмышлы дип атый. Авыл исеме утарлык, ягъни чәчеп-урырлык җире булган урынны аңлаткан “урмышлы” сүзеннән килеп чыккан, ди.

2) Авыл халкы исә, Ормышлыны күрше авыл Кирлегәч халкы белән булган орышлардан (борынгы төрки сүз) алынган, дип саный.

3) Шулай ук авылның ике елга кушылган, ягъни орынган җирдә утыруы да авылның исеме Ормышлы булуын дәлилли.

4) Фин-угор телендә “ур”- “тау” дигәнне аңлата. Чыннан да, әлеге уйдырманы (гипотеза) кире кагарга ярамый, чөнки безнең авыл ике тау арасында урнашкан. Шуңа күрә Урмышлы “ур” сүзеннән килеп чыккан.

Авыл халкы арасында элек-электән килгән сөйләүләргә караганда, туган авылыбыз территориясенә беренче килеп утыручы кеше исеме белән аталган. Әмма Ормышлының кеше исеме булуы ничектер күңелдә шик уята.

Безнең туган авылыбыз Урмышлы моннан 400 еллар элек нигезләнгән. Авылыбыз территориясенә беренче килеп утыручылар Урта Идел буеннан күченеп килгән типтәрләр, мишәрләр һәм башкортлар булган. Бу урынга иң башта өч гаилә килеп утырган. Аларның берсенең гаилә башлыгы Урмышлы, икенчесенеке Мөтәй, өченчесенеке Бикбау исемле булган. Беренче килеп утыручының хөрмәтенә авыл Урмышлы дип аталган. Ул гаилә мишәр гаиләсе булган һәм “Мишәр очы” дигән исем шуннан калган. Авылыбызда Югары оч һәм Түбән оч бар. Соңгы елларда Яңа урам да барлыкка килде. Һәрбер урам, һәрбер очның үзенең традицияләре һәм шәхесләре бар. Мәгънәсе буенча “Урмышлы” сүзе урырлык, ягъни чәчеп урырлык җире булган урынны аңлата.

Өченчесе Бикбау исемле башкорт булган. Бикбау култыгы дигән урын аның хөрмәтенә бәйле.

Бикбау- нык, таза бау дигәнне аңлата.

Шулай ук балага бу исем кушылса, ул нәселнең таза, сәламәт һәм өзелмәс, нык булуын күрсәтеп тора.

классные Gif картинки для дневика

БАБАЙ ЧИШМӘСЕ

ӘТӘЧ ТАВЫ



ЫРЗАК БУЕ

АВЫЛ МӘЧЕТЕ



Оныта алмыйм, онытмыйм - авылым урамнарын...


ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ

Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы

Үзем турында үзем

Шәхси блогым

ПОПУЛЯР МӘКАЛӘЛӘР

СОРАШТЫРУ

САЙТНЫҢ БАННЕРЫ

БЕЗ БӘЙГЕДӘ

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

САЙТ КУНАКЛАРЫ

ШИГЪРИ АШХАНӘ