ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ СИНГАПУР СТРУКТУРАЛАРЫН КУЛЛАНУ

Соңгы елларда Республикабызда “Татарстан республикасында белем бирүне камилләштерү” (Сингапур проекты) программасы гамәлгә ашырыла башлады.

 Сингапур белем бирү структураларын һәр татар теле һәм әдәбияты дәресендә уңышлы файдаланырга мөмкин. Алар укыту системасына каршы килми, киресенчә, белем алу процессын мавыктыргыч һәм кызык итеп оештырырга ярдәм итә. Әлбәттә, дәрес тулысы белән структуралардан гына торырга тиеш түгел, бер дәрестә ике-өч алымга мөрәҗәгать итү дә нәтиҗәле булачак. Иң мөһиме – укытучы сайлаган структуралар дәреснең уңышлы үтүенә хезмәт итәргә тиеш.

1. Конерс (почмаклар)

(10 нчы сыйныф, “Борынгы Һәм Урта гасыр әдәбияты” - йомгаклау дәресе)

6 почмак ясыйбыз:

1) Гомумтөрки әдәбият;

2) Болгар чоры әдәбияты;

3) Алтын Урда чоры әдәбияты;

4) Казан ханлыгы чоры әдәбияты;

5) XVII йөз әдәбияты;

6) XVIII йөз әдәбияты.

Укучыларга сорау:

- Укучылар, Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятының кайсы чоры Сезгә аеруча ошады? (укучылар почмаклар сайлыйлар)

- Ни өчен? (2-3 мин вакыт бирелә)

Өстәмә сораулар:

- Бу чорда иҗат иткән әдипләрне, әсәрләрне атагыз?

- Аларның идеясе нидән гыйбарәт?

(6 нчы сыйныф, “Сан төркемчәләре” – йомгаклау дәресе)

Укучыларга төрле төркемчәләргә караган саннар язылган карточкалар таратыла. Алдан ук 5 почмак: микъдар саны, тәртип саны, бүлем саны, чама саны, җыю саны ясала. Укучыларга тиешле почмакны сайларга кушыла. Почмакларга җыелгач, дөреслеге тикшерелә (укучылар үзләре тикшерә, төзәтә). Өстәмә бирем итеп сан төркемчәсенә билгеләмә бирдертергә дә мөмкин.

2. Рецепт

Рецепт алымы бигрәк тә татар әдәбияты дәресләрендә урынлы. Мәсәлән, 10 нчы сыйныфта Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятын йомгаклаганда, укучыларга "Игү ат калдырырлык итеп яшәү рецепты" язарга тәкъдим итәргә мөмкин. Беренчедән, әлеге алымны 1 дәрес кысаларында башкарып чыгарга мөмкин. Икенчедән, ул укучыдан зирәклек, фикер байлыгы, яңалык таләп итә. Чөнки сочинение язганда укучылар Интернеттан бер үк фикерне кабатлап киләләр, үз фикерләрен үстерә, күрсәтә белмиләр. Дәрестә бу алымны кулланганда, беренче вакытта укытучының үрнәк рецепт тәкъдим итүе бик мөһим.

(Сезгә 10 нчы сыйныф укучысы Габдрәхманова Фирүзәнең "Игү ат калдырырлык  (игелекле, яхшы исем) итеп яшәү рецепты"н тәкъдим итәм.)

Нәни генә кеше күңеленә күп итеп яхшылык салам. Хәерле көн, рәхмәт, рәхим итегез кебек матур, тәмле сүзләр; ата-ананы  хөрмәт итү; начар сүзләр сөйләмәү; өлкәннәргә, кечкенәләргә ярдәм итү кебек игелекле гамәлләр кушам. Әз генә шаяру һәм елмаю өстим.

Дорфа сөйләшү, тәмәке тарту, гайбәт сөйләү кебек компонентларны бер дә кушмыйм.

Әйбәтләп туглыйм. "Игү ат"ыбыз әзер! Ашыкмыйча, елмаеп ашагыз!

Шулай ук бәхетле, әдәпле, белемле һ.б. булу рецептларын яздырырга мөмкин.

3. Фо бокс синектикс

(10 нчы сыйныф, “Габдулла Тукай иҗаты”)

Әлеге структура күбрәк әдәбият дәресләренә туры килә. Мәсәлән, “Габдулла Тукай иҗаты”н үткәндә укучыларга бер җансыз предмет ясарга кушыла. Эш башкарылгач, укчыларга сорау бирелә:

- Укучылар, Габдулла Тукайның барлык әсәрләрен нинди тема берләштерә?

(Милләт)

- Ә хәзер ясаган рәсемегезне кулланып түбәндәге җөмләне тәмамларга кирәк:

Милләт ...(рәсемдәге предмет) охшаган, чөнки....

Биредә дә беренче кулланганда укытучының шәхси үрнәге – мисалы кирәк.

Укучыларымның кайбер мисалларын китерәм:

1) Милләт алмага охшаган, чөнки алма карап, су сибеп, ашлап торсаң, матур булып үсә; милләт тә телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын сакласа яши, үсә. Алманы карап тормасаң, ул чери; ә милләт юкка чыга.

2) Милләт сәгатькә охшаган, чөнки ул сәгать шикелле бер урында гына тормый, һәрвакыт йөреп тора, үсә, көчәя бара.

4. Эй ар гайд

(9 нчы сыйныф, “Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” повесте)

Укучылар өчен алдан ук түбәндәге таблица әзерләнә. Аның беренче баганасына әсәрне укый башлаганчы, яисә 1 өлешен укыганнан соң + һәм – тамгалары куярга кушыла. Ә өченче баганага тамгалар бары тик әсәр белән тулысынча танышкач кына куела. Структура башкарылгач, укучылардан 1нче һәм 3нче баганаларның тәңгәллеге (җавапларның туры килү, килмәве) сорала. Фикерләр алышу оештырыла.

 

Башта

Раслаулар

Ахырда

 

Бибинур ярдәмчел, шәфкатьле, киң күңелле карчык.

 

 

Бибинурны. Үги булсалар да, балалары ярата, хөрмәт итә.

 

 

Бибинур карчык балалары өчен дә кызганмый.

 

 

Ул балаларына ярдәм итми, чөнки аның мөмкинлеге юк.

 

 

Бибинурның балалары Аксыргакка Сабан туена кайталар.

 

 

Аксыргак авылында Сабан туе җомга көнне үткәрелә.

 

 

Бибинур, корреспондент килгәнче, Вәли картларга барып, Тула самавыры һәм “Зингер” машинасы алып кайта.

 

 

Корреспондент карчыкның балаларын мактап китә.

 

 

Бибинур карчык балалары аркасында фаҗигале төстә үлә.

 

(6 нчы сыйныф, “Сан” темасы буенча кереш дәрес)

Әлеге таблицаның беренче баганасы шулай ук теманы өйрәнгәнче тутырыла, ә “Сан” темасын йомгаклаганда 3 баганадагы җаваплар башкарыла.

 

Башта

Раслаулар

Ахырда

 

Саннар ничә? ничәнче? күпме? сорауларына җавап бирәләр.

 

 

Саннар предметның билгесен белдерәләр.

 

 

Саннарның 5 төркемчәсе бар.

 

 

Ясалышы ягыннан саннарның 6 төре бар: тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлы, кыскартылма.

 

 

Саннар килешләр белән төрләнәләр.

 

 

Саннар предметның, затның санын, исәбен белдерәләр.

 

 

Сан ачыклап кигән исем саналмыш дип атала.

 

 

Саннар язуда гарәп һәм рим цифрлары  белән күрсәтелә.

 

 

Без күбрәк  язуда гарәп цифрларын кулланабыз.

 

5. Клок баддис

Әлеге структура буенча укучылар аерым бер вакытта бер-берсе белән очрашалар. Чирек башында ук без укучылар белән сәгать ясыйбыз, очрашуларны билгелибез. Әлеге структураны башкарганда укучыларга тема буенча төрле биремнәр бирергә була. Мәсәлән. Исем сүз төркеме турында белгәннәреңне сөйлә; “Шүрәле” әкиятенең эчтәлеген сөйлә һ.б. Бер-ике укчыдан:

- Син иптәшеңә ниләр сөйләдең?

- Ә иптәшең сиңа ниләр сөйләде?

дип белемнәрен дә бәяләргә була (чиратка салганда кемнең чәче озынрак, кемнең сәдәфе күбрәк һ.б. шундый кызыклы сыйфатларны кулланырга да онытмагыз).

 

Йомгаклап, шуны әйтергә кирәк: Сингапур проектының белем бирү структуралары тел һәм әдәбият дәресләрен төрләндерергә, укучыларның иҗади сәләтен үстерергә, фикерләрен баетырга ярдәм итә, мөстәкыйльлек һәм җаваплылык тәрбияли.

1   2   3   4

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ

Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы

Үзем турында үзем

Шәхси блогым

ПОПУЛЯР МӘКАЛӘЛӘР

СОРАШТЫРУ

САЙТНЫҢ БАННЕРЫ

БЕЗ БӘЙГЕДӘ

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

САЙТ КУНАКЛАРЫ

ШИГЪРИ АШХАНӘ