ХАЛКЫБЫЗ СҮЗЛӘР ҺӘМ ТУГАН ТЕЛ ТУРЫНДА

          (мәкальләр, әйтемнәр, канатлы сүзләр)

классные Gif картинки для дневика

Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел.

Акыллы сүз алтыннан кыйбат.

Аз сүз - алтын, күп сүз - бакыр.

Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач сүз ия.

Авыз - капка, сүз - җил.


Әдәп башы - тел.


Бер яхшы сүз мең күңелнең җәрәхәтен төзәтә.


Дөньяда сүздән көчле нәрсә юк.


Кеше сүзе кеше үтерә.


"Рәхмәт" дигән җылы сүз, тәнне җылытмаса да, җанны җылыта.


Сүз - вакытында гына әйтелсә сүз.


Сүз иясе белән йөрми.


Сүз канатсыз, ләкин оча.


Сүз утыз тештән чыга, утыз галәмгә җәелә.


Татлы сүз - җан азыгы, ачы сүз - баш казыгы.


Тел күрке - сүз.


Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә энҗе бар, белгәннәр чумып алыр, белмәгән коры калыр.


Теле татлының дусы күп.


Телеңә килгәнне сөйләмә, кирәк булганны сөйлә.


Телләр белгән - илләр белгән.


Телнең зиннәте - тугры сүз.


Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.


Тугры сүз - телнең бизәге.


Тел байлыгы бай итәр - тел юклыгы юк итәр.


Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.


Теле барлар халык булган, теле юклар балык булган.

 

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ

Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы

Үзем турында үзем

Шәхси блогым

ПОПУЛЯР МӘКАЛӘЛӘР

СОРАШТЫРУ

САЙТНЫҢ БАННЕРЫ

БЕЗ БӘЙГЕДӘ

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

САЙТ КУНАКЛАРЫ

ШИГЪРИ АШХАНӘ