Бәйге - Минем шәһәрем (Әлмәт шәһәренең 60 еллыгына багышлана)

     Әлмәт шәһәренең 60 еллыгы уңаеннан "Минем шәһәрем" дип исемләнгән фәнни эшләр бәйгесе игълан ителә.

           Бәйгенең максаты:

          - Әлмәт районы укучыларының фәнни эшчәнлеген үстерү;

     - Укучыларда Әлмәт шәһәренә нигез салучыларга карата хөрмәт тәрбияләү;

         - тарихи хәтерне саклау.

Катнашучылар:

        Бәйгедә 7-11нче сыйныф укучылары катнаша ала.

Эзләнү эшләренә түбәндәге юнәлешләр тәкъдим ителә:

        - Минем шәҗәрәм (Әлмәт шәһәренә нигез салынган елларда минем гаиләм);

          - Минем шәһәрем - нефть башкаласы;

          - Минем шәһәрем: Әлмәт яшьләре;

          - Минем шәһәрем: үткәне, бүгенгесе, киләчәге;

          - Минем шәһәрем ХХI гасырда.

Фәнни эшнең структурасы:

    Эш төзәтүләрсез А4 форматында компьютерда басылган булырга тиеш.

    Титул битенә белем бирү йортының тулы исеме, укучының һәм фәнни җитәкченең  фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, тема языла.

    Кереш, йомгак, әдәбият исемлеге, төп өлешнең аерым бүлекләре яңа биттән башлана.

    Кулланылган әдәбият исемлеге яңа юлдан алфавит тәртибендә языла.

Үткәрү вакыты:

    Фәнни эшләр 2013нче елның 15нче маеннан 15нче июненә кадәр кабул ителә.

    Эшләрне түбәндәге адреска җибәрергә:

 Landysh.Nazipova@tatar.ru

    Белешмәләр өчен телефон - 45-16-01

Оставить комментарий

Комментарии: 0

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ

Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы

Үзем турында үзем

Шәхси блогым

ПОПУЛЯР МӘКАЛӘЛӘР

СОРАШТЫРУ

САЙТНЫҢ БАННЕРЫ

БЕЗ БӘЙГЕДӘ

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

САЙТ КУНАКЛАРЫ

ШИГЪРИ АШХАНӘ