Татнетчылар үзләрен Татнет экспертлары буларак тикшереп карадылар

   Бу көннәрдә (15-19 сентябрь) татар интернеты кулланучылары Татнет экспертлары сыйфатында "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең якынча финалистларын тәкъдим иттеләр.

  Шулай ук бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы көне дә билгеләнде. V дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 25 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында үткәрелер, дип планлаштырыла.Тантанага җиңүчеләр үзләре, "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган интернет-проектларның авторлары, жюри әгъзалары, матбугат чаралары һәм Татнет белән кызыксынган һәркем чакырыла.

   Бәйгене Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Белем.ру" җәмгыяте белән берлектә Татнетны үстерү фонды оештыра.

   ps. Татнет экспертлары тәкъдим иткән нәтиҗәләр белән бәйгенең рәсми сайтында (http://konkurs.belem.ru) танышырга мөмкин.

Оставить комментарий

Комментарии: 2
  • #1

    rytuał miłosny (Понедельник, 10 Апрель 2017 22:16)

    rytuał miłosny

  • #2

    Kamagra Soft (Четверг, 13 Июль 2017 11:33)

    Viagra Super Active

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ

Хәбибуллина Айгөл Фәнзәт кызы

Үзем турында үзем

Шәхси блогым

ПОПУЛЯР МӘКАЛӘЛӘР

СОРАШТЫРУ

САЙТНЫҢ БАННЕРЫ

БЕЗ БӘЙГЕДӘ

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе

САЙТ КУНАКЛАРЫ

ШИГЪРИ АШХАНӘ